Татарстан халкына коронавирустан вакцинацияләүгә антитәнгә анализ ясатырга кирәкми

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

2021 елның 12 гыйваре, сишәмбе

Хәзер коронавирустан вакцина ясатыр алдыннан Covid-19 антитәнчекләренә тест кирәк түгел. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.

«Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының беренче киңәшләре буенча, вакцинация алдыннан Covid-19га каршы антитәнчекләргә анализ ясау мәҗбүри булды. Хәзер процесс гадиләштерелде", — дип билгеләп үтте спикер.

Әйтик, «Спутник V» прививкасы алдыннан табиб сораштыру һәм пациентны карау үткәрәчәк. Әгәр каршы күрсәтүләр ачыкланмаса, республикада яшәүчеләрне вакцинациягә чакырачаклар.

Республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина башка вакциналар, әйтик, гриппка каршысы антитәнчекләрне билгеләү таләп итми, дип өстәде. Вакцинация иммунитет эшен көчәйтә генә.

Республика Роспотребнадзор башлыгы «ЭпиВакКорона» вакцинасы да антитәнчекләр булмауны таләп итми, дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International