2021 елның 12 гыйваре, сишәмбе
Шулай итеп, дәресләр туктатылырга мөмкин: минус 23 градус булганда, авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында, минус 25 градус булганда, шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәбенең 5-9 сыйныфларда, минус 27 градус булганда, шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында, авылныкында - 10-11 классларда, минус 32 градус булганда, шәһәр мәктәбенең 10-11 сыйныфында.
Моннан тыш, ведомство балаларны һава температурасы минус 25 градус һәм аннан да түбәнрәк булган районнардан читкә чыгаруны һәм мәктәпкә ташуларны туктатырга киңәш итә.
Көчле салкыннар чорында мәгариф учреждениеләрендә җылылык белән тәэмин итү системаларының эшенә контроль көчәя.