Татарстан трассаларында көчле кар, буран һәм күз күреме чикләнгән булу сәбәпле автобуслар һәм йөк транспорт чаралары хәрәкәтен чиклиләр.

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2021 елның 14 гыйнваре,пәнҗешәмбе
Татарстан трассаларында көчле кар, буран һәм күз күреме чикләнгән булу сәбәпле автобуслар һәм йөк транспорт чаралары хәрәкәтен чиклиләр.
«Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе» ФКУнән һава торышы начар булу сәбәпле (көчле кар, буран, күрүчәнлеге чикләнгән) автобуслар өчен 14.00 сәгатьтән (Мәскәү вакыты белән) һәм 16.00 сәгатьтән Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан федераль әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юллары участокларында хәрәкәтне вакытлыча чикләү кертелүе турында хәбәр килде. Уңайлы һава шартлары башлангач хәрәкәтне чикләүне бетереләчәк.
Синоптикларның фаразлары буенча, 14 һәм 15 гыйнварда Татарстан Республикасында һава торышы начараячак: урыны белән көчле кар, буран, күз күреме 500 метрга кадәр начараюы көтелә, җилнең тизлеге 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин, юлларда бозлавык һәм кар көртләре булырга мөмкин. Болытлы, көндез аязучан болытлы.
Төнлә һәм иртән кар, урыны белән көчле, аерым районнарда буран.
Көндез урыны белән бераз кар.
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 16 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -10..-13˚.
Көндез максималь һава температурасы -9..-12˚.
Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра.
Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы! Юлларда игътибарлы һәм сак булыгыз, барлык юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез.          
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International