Пандемия елында “Россиядә эш" порталы Татарстаннан яңа предприятиеләр җәлеп итте

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

2021 елның 15 гыйнваре, җомга

Узган Кризис елында “Россиядә эш" порталы Татарстан эшсезләре һәм эш бирүчеләре өчен кирәкле ресурска әверелде. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

"Апрель аеннан эшсезләр сыйфатында исәпкә кую өчен гаризалар "Россиядә эш" порталы аша гражданнарның шәхси катнашыннан башка бирелә. 145 мең гариза кергән, 102 мең резюме урнаштырылган, 2019 елда алар нибары 18 мең иде. Порталга предприятиеләр кирәк. 2019 елда порталда 2 меңгә якын предприятие эшләсә, узган ел аларның саны сигез тапкыр диярлек артты", - диде ул.

Узган ел иң күп вакансияләр төзелеш, сәламәтлек саклау, транспорт, шулай ук күчемсез милек белән операцияләр өлкәсендә теркәлгән. Аларның гомуми саны 47 меңгә җиткән. Хәзер порталда ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре тулы булмаган эш белән тәэмин итү режимына оператив мониторинг алып баралар. Нәтиҗәдә, эшсезләр саны хәзерге вакытта 38 меңгә кадәр кимегән. Бүген Татарстан башка төбәкләр белән чагыштырганда эш белән тәэмин итүнең югары дәрәҗәсе белән характерлана, дип билгеләп үтте Зарипова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International