2021 елның 18 гыйнваре, дүшәмбе
Хач ману коенулары вакытында яңа коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы бик аз. Бу хакта табиб-инфекционист Евгений Тимаков белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.
"Бозлы суга чумганда барлыкка килә торган иммунитетны стимуллаштыручы көчле адреналин һәм үзенчәлекле ферментлар вируска берничек тә үтеп керергә ирек бирми", - дип аңлатты Тимаков. Эш шунда ки, "иммунитетның кискен артуы төрле вирусларны һәм бактерияләрне тамырдан һәлак итә".
Табиб сүзләренә караганда, су аша коронавирус йоктыру ихтималы юк. Өстәвенә, аның сүзләренә караганда, «суыкта вирус сирәгрәк тапшырыла». «Бу йогуны нольгә тигезләргә мөмкинлек бирә", - ди инфекционист.
Авырулар һәм бәхетсезлек очракларын кисәтү өчен табиб традицион киңәшләр бирде: җиһазландырылган урыннарда коенырга һәм берүзең генә коенмаска, алмаш кием-салым һәм аяк киемен онытмаска, шулай ук процедурадан соң җылыныр өчен кайнар чәй эчәргә.