2021 елның 18 гыйнваре, дүшәмбе
Татарстанга яңа коронавирус йогышыннан тагын мең доза вакцина килде. Бу хакта «Татар-информ» МА корреспондентына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
"Җомга көнне 1,1 мең доза кайтарылган, партияне Казан буйлап таратканнар. Татарстанда барлыгы 13 400 доза вакцина бар», - дип билгеләп үттеләр ведомствода.
5 178 татарстанлы «Спутник V» белән вакциналаштырылган, шулардан 1 022 кеше икенчесен(йомгаклау) прививканы да алган.
Элегрәк «Татар-информ» МА бүгенге көннән Татарстанда коронавирустан күпләп вакцинация башланды, дип хәбәр иткән иде.