2021 елның 18 гыйнваре, дүшәмбе
Бәйрәм ялларында районда күп явым-төшемнәр яуды. Бу вакыт эчендә район үзәгеннән мең кубометрга якын кар чыгарылган. Аны төяү һәм махсус билгеләнгән урыннарга чыгару өчен авыл җирлеге башкарма комитеты шәхси техника да җәлеп иткән. Машина йөртүчеләр тырышып эшләде, йөзләгән рейс башкарылды.