2020 елның 19 гыйнваре, сишәмбе
Татарстанда муниципалитетлардан «Авыл территорияләренең заманча йөзе»программасы буенча проектларны сайлап алу өчен гаризалар кабул итү игълан ителде. Проектларны тормышка ашыру 2022-2024 елларга планлаштырылган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матбугат хезмәте.
«Әзерләнгән гаризалар 22 гыйнварга кадәр тапшырылырга тиеш. Ахыргы карар кабул итү өчен документлар Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына тапшырылачак. Конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре апрель аенда ясалачак. Алар нигезендә киләсе өч елга гамәлгә ашыру өчен проектлар исемлеге формалаштырылачак», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Программа буенча белем бирү, медицина, мәдәни-ял һәм спорт учреждениеләре, шулай ук күп функцияле объектлар төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау планлаштырыла. Шулай ук инженерлык инфраструктурасы объектларын — су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларын, газ бүлү челтәрләрен төзү, реконструкцияләү һәм ремонтлау күздә тотыла. Моннан тыш, транспорт чаралары һәм кирәкле җиһазлар сатып алырга мөмкин булачак.
Гаризалар шул исәптән документларның тулы пакеты булмаганда кабул ителә. Конкурста катнашу турында тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин.