2020 елның 19 гыйнваре, сишәмбе
Татарстан җитештерелгән сөт сату күләме буенча Россиядә лидерлыкны саклап калды. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Татарстанда, Краснодар краенда, Воронеж, Киров, Свердловск, Ленинград, Белгород, Новосибирск, Мәскәү өлкәләрендә, Удмуртиядә иң күп сату күләмнәренә ирешелде", — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Татарстанда бер көнгә сөт савымы 192,2 тоннага, ягъни узган ел белән чагыштырганда 5,4% ка арткан. Бер сыердан көнгә 16,8 кг сөт савылган, бу узган ел күрсәткеченнән 1,2 кг күбрәк. Республикада бер көн эчендә 212,1 тоннага күбрәк сөт сатылган, бу узган елга карата 105% тәшкил итә.
Республика районнары арасында бер сыердан тәүлеклеклек савым буенча Әтнә (29,8 кг), Мамадыш (25,4 кг), Саба (24,4 кг), Кукмара (23,9 кг), Балтач (21,4 кг) районнары алда бара.