2021 елның 20 гыйваре, чәршәмбе
21 гыйнварда Татарстан территориясендә 25 градуска кадәр салкын һәм кар көтелә. Бу хакта республика халкына ТР Гидрометеорология үзәгендә хәбәр итәләр.
Аязучан болытлы һава. Вакыты белән бераз кар», - диелә синоптиклар хәбәрендә.
Шулай ук урыны белән көньяк-көнбатыштан талгын җил. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 15-20 градуска кадәр салкын булачак, урыны белән -25 градуска кадәр. Көндез исә минус билгесе белән 10-15 градуска кадәр булыр дип көтелә.