Бүген Базарлы Матак авылында яшәүче Хәйретдинова Разия Корбангали кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
2021 елның 20 гыйваре, чәршәмбе
Аны шушы күркәм юбилее белән котларга Әлки районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Йосыпов, Базарлы Матак авыл җирлеге башлыгы Фаяз Фәттахов,Әлки районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алмаз Хәмитов килделәр. Россия Президенты В.В. Путинның котлау хаты, район Башлыгы А. Ф. Никошинның котлау хаты, шулай ук истәлекле бүләк тапшырдылар. Нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.