Түбән Кәчи авыл җирлегендә халык җыеннары быел бик җанлы үтте

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

2021 елның 20 гыйваре, чәршәмбе

Коронавирус пандемиясе белән бәйле чикләүләр аркасында кешеләр өйдә утыруы, азрак аралашуы, кичке вакытны сайлап алу йогынты ясадымы, әмма кәчилеләр күтәргән сораулар һәм проблемалар, алдагы еллар белән чагыштырганда, күпкә күбрәк иде бу юлы.

Җирлек составына кергән ике авылда 170 хуҗалык бар, аларда 491 кеше яши: Түбән Кәчидә -327, Югары Кәчидә-164. Кызганычка каршы, җирлектә яшәүчеләр картая -  152 пенсионер картая. Бер ел эчендә “теге” дөньяга 10 кеше күчкән. Әмма яхшы хәбәрләр дә бар-узган ел 5 бала (2019 елда-2 бала гына) туган, 4 гаилә төзелгән.

Эшкә яраклы халык-194 кеше, шуларның яртысына якыны бюджет учреждениеләрендә, «КВ-агро»агрохолдингында -24 кеше, «Хузангай» ширкәтендә -12 кеше, 23 е - ерак төньяк төбәкләрендә вахта ысулы белән эшли.

Халыкның сиксән проценты шәхси ярдәмче хуҗалык алып бара-терлек һәм кош-корт асрыйлар. Елдан-ел сыер яки бозау алырга теләүчеләр саны арта. Николай Туймишин һәм Николай Тутеров кебек тырыш, үз хуҗалыгында 7әр сыер асраучылар да бар.

Авыл җирлеге башлыгы Михаил Елифановның хисап докладыннан күренгәнчә, Югары Кәчидә үзара салым акчасына Үзәк юлны ремонтлап, 280 тонна вак таш җәйгәннәр, Түбән Кәчи авылында Мәктәп урамын төзекләндергәннәр. Моннан тыш, бу акчаларга җирлек үзәгендә су башнясы территориясен әйләндереп алдылар, чүп-чар өчен өстәмә контейнерлар урнаштырдылар. Планда-юл-урам челтәре торышын яхшырту буенча эшне дәвам итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International