Татарстанга Бөтенроссия халык санын алуны уздыру өчен планшетлар кайтты

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

2021 елның 20 гыйваре, чәршәмбе

Татарстанга Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү өчен планшет компьютерлар китерелде. Бу хакта халык санын алу медиафисы хәбәр итә.

Казан территориясендә халыкны кабул иткән вакытта эшләячәк барлык исәпкә алучыларны планшетлар белән тәэмин итәчәкләр. Гаджетлар Иннополиста эшләнелә торган «Аврора» Россия операция системасына Нигезләнгән.

Исәпкә алучыларны брендланган кием һәм аксессуарлар — шарф, жилет һәм сумка буенча белергә мөмкин булачак. Аларның һәркайсының үзе белән паспорты һәм таныклыгы булачак.

Безнең районда 40 исәпкә алучыны җәлеп итү күздә тотыла, шуларның 6сы – стационар участокларда, 34е-ишегалды буенча йөриячәк.

Бөтенроссия халык санын алуның төп этабы 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр узачак. Аның төп яңалыгы-Россия халкы тарафыннан дәүләт хезмәтләре порталында электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International