2021 елның 21 гыйнваре, пәнҗешәмбе
Иртәгә, 22 гыйнварда, Татарстанда шактый салкын һәм карлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республика өстендә аязучан болытлы һава көтелә. Бераз кар, төнлә һәм иртән — бөтен төбәк буенча, көндез урыны белән генә. Көнбатыштан исүче талгын җил. Юлларда бозлавык.
Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә Татарстан буенча һава температурасы -15 тән алып -20 градуска кадәр. Тәүлекнең якты вакытында һава 10-15 градуска кадәр салкын.