2021 елның 21 гыйнваре, пәнҗешәмбе
Салман авылында узган гражданнар җыенында район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре, вәкилләре чыгыш ясаганнан соң, авыл халкы үзләрен борчыган сорауларын бирделәр һәм тәкъдимнәрен керттеләр. Салманнан Искәндәр Хәлиуллин Петр Алексеевич Шувалов хөрмәтенә Базарлы Матак авылының бер урамын атарга тәкъдим итте.
- Чыннан да, Петр Алексеевич район өчен күп эш башкарды. Ул җитәкчелек иткән вакытта район кулланучылар берлеге тарафыннан күп кенә сәүдә объектлары, конторалар, склад биналары һәм башка бик күп объектлар төзелде. Бу яхшы тәкъдим, Шувалов хөрмәтенә район үзәгенең нинди дә булса яңа урамын атарга, яки инде булган урамны үзгәртергә мөмкин,-дип җавап бирде район башлыгы урынбасары Билалов Рәшит Әбрәр улы.