2021 елның 21 гыйнваре, пәнҗешәмбе
Татарстан мәктәпләрендә футбол дәресләре кертә башлыйлар. Яңалыкларны апробацияләү өчен Казанда әлегә ике белем бирү учреждениесе – 183 нче гимназия һәм 177 нче лицей гына сайлап алынган.
Проектка кирәкле матди-техник һәм кадрлар мөмкинлекләре булган мәктәпләр генә җәлеп ителәчәк. Моннан тыш, классларда укучыларның сәламәтлеге торышы да исәпкә алыначак.
183 нче гимназия әле өч ел элек кенә ачылса да, төбәк һәм бөтенроссия турнирларында җиңгән үз футбол командасы белән мактана ала. Моның өчен бөтен шартлар да бар: мәйданчык, махсуслаштырылган спорт залы, ә иң мөһиме – талантлы педагог. Виктор Борисов үзе элеккеге профессиональ футболчы, ә хәзер физкультура укытучысы булып эшли, ул гимназиядә секция оештырды. Хәзер анда 150дән артык бала шөгыльләнә – алты яшьлек "әзерлек төркеменнән" алып унөч яшькә кадәр шактый тәҗрибәле спортчылар бар.
"Мәктәптә Футбол" стратегик проектының инициаторлары – Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия футбол берлеге. Дәресләр өченче физкультура дәресе урынына үткәрелер дип көтелә.