2021 елның 23 гыйнваре, шимбә
2020 елда төп мәсьәләләрне һәм проблемаларны хәл итү өчен авыл халкы 151060 сум үзара салым җыйган. «1 гә 4» программасы буенча республика бюджетыннан 575600 сум алынган. Бу хакта халык җыенында авыл җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗәббарова сөйләде.
Үзара салымның җыелган акчасыннан 202532 сум урам яктырткычларын монтажлауга һәм электр энергиясен түләүгә тотылган. 233164 сумга су белән тәэмин итү системасын ремонтлаганнар. 86456 сум паркларны төзекләндерүгә киткән. Юлларны төзекләндерү һәм карап тоту 101264 сумга төшкән. Контейнер мәйданчыкларын төзекләндерүгә 102944 сум тотылган.
Үзара салым акчасына башкарылган эшләрдән тыш, халык үтенече буенча Каракүл авылында печән чабу эшләренә алып баручы дамба төзекләндерелде, Аппакта Урман һәм Җиңү урамнары буенча юллар ремонтланды, Каракүлдә яңа ФАП һәм спорт мәйданчыгы төзү өчен җир кишәрлеге ызанланды, Иске Тумбада балалар мәйданчыгы сатып алынды һәм урнаштырылды. Башка төрле эшләр дә башкарылды.
Апак авыл җирлеге башлыгы 2021 елга бурычлар белән дә уртаклашты. Быел Каракүл авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше, авылларда юлларны ремонтлау һәм вак таш җәю, су башняларын коймалау, спорт мәйданчыклары төзү планлаштырыла. Ташландык йортларны сүтәчәкләр. Аппак һәм Каракүл авылларында янгын гидрантлары урнаштырылачак.