Татарстанда 3 градуска кадәр җылылык көтелә

2021 елның 23 гыйнвары, шимбә

2021 елның 23 гыйнваре, шимбә

Иртәгә, 24 гыйнварда, төньяк атлантик циклон Татарстанга аномаль җылылык китерәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика өстендә күк болытлы булачак. Урыны белән кар, юеш кар һәм карлы яңгыр явуы ихтимал. Төнге сәгатьләрдә кайбер урыннарда шулай ук, урыны белән буран.

Көньяк һәм көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә  җил фаразлана. Урыны белән томан һәм бозлавык көтелә, юлларда көчле бозлавык барлыкка килү мөмкинлеген  элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткән иде.

Кичен һава температурасы -7 дән -12 градуска кадәр, төбәкнең көньяк-көнбатышында -2 дән -7 градуска кадәр җитәчәк. Көндез һава -2, +3 градуска кадәр җылыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International