Рөстәм Миңнеханов сырхауханәләрне табиблар белән тәэмин итәргә кушты

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

2021 елның 25 гыйнваре, дүшәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм район башлыкларына поликлиниканы кадрлар белән тәэмин итәргә кушты. Бу хакта республика башлыгы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.
"Сәламәтлек саклау өчен мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кадрлар кытлыгы кала, бигрәк тә беренчел звенода. Сәламәтлек саклау министрлыгына муниципаль районнар башлыклары белән бергә медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү эшен дәвам итәргә кирәк», — диде ТР Президенты.
Республика җитәкчесе Лениногорск, Аксубай, Спас һәм Зәй районнарын көчле дефицит булган муниципалитетлар дип санап үтте.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, киләсе елда республиканың барлык халкын диспансерлаштыру мөһим, быел 715 мең һәм 190 мең һөнәри карау планына ирешергә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International