Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: Татарстан фермерларга ярдәм итү өчен ел саен 2 млрд. сум бүлеп бирә

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

2021 елның 25 гыйнваре, дүшәмбе

Татарстан фермерларга ярдәм итү өчен ел саен 2 млрд. сум бүлеп бирә. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов хәбәр итте.

«Кече хуҗалык рәвешләре республикада барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын җитештерә. Болар барысы да бездә төзелгән дәүләт сәясәте, Татарстан җитәкчелеге ярдәмендә», - диде ул.

Хәбипов билгеләп үткәнчә, быел «Агростартап» проектын «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм»милли проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Ит һәм сөт терлекчелеге юнәлеше буенча бер грант суммасы 3 млн. сум тәшкил итәчәк, калган юнәлешләр буенча — 1,5 млн.сум. "Әлегә 161 млн. сум гомуми сумма билгеләнгән. Арттыру мөмкин булыр дип көтәбез”, — дип ассызыклады Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле.

"Гаилә фермасы” программасына быел 250 млн.сум каралган. "Конкурсны февраль аенда игълан итәчәкбез. Документларны ай дәвамында кабул итәчәкбез. Узган атнада быел конкурс чараларында катнашырга теләүче фермерларны укытуның беренче этабын төгәлләделәр”— дип хәбәр итте спикер.

Аның сүзләренә караганда, республикада 4,5 мең фермер теркәлгән, алар «иң тотрыклы динамиканы һәм сөт, ит җитештерү үсеше, баш санын арттыру». “Татарстанда фермерлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең аерым классы буларак формалашты. Фермерлык-ул яшәү рәвеше. Фермерлар социаль йөкләнеш ала, чөнки алар ярдәмендә авыл, көнкүреш, мәдәният, телләрне саклау бара. Шуңа күрә без бүген аларны —  заман геройлары дип атыйбыз", - дип йомгаклады Хәбипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International