Иске Чаллы авылында туып үскән Илнар агроном булырга кечкенәдән хыяллануын әйтә.
–Мин гел киләчәгемне авыл җире белән бәйләп карадым, балачактан җирдә эшләргә яраттым. Агрономлык, үсемлекчелек турында фәнни китапларны да яратып укый идем,–ди ул. Әти-әнисенә печән, утын хәзерләүдә, мал-туар карауда, яшелчә бакчасы эшләрендә булышып үскән Илнарның авыл хезмәтенә кулы ятып тора. Урта мәктәпне тәмамлагач та ул, әтисе һәм әнисе белән киңәшләшеп, аграр университетка укырга керергә карар кыла. Энесе дә абыйсы үрнәгенә иярә – бүген ул ветеринария академиясенең өченче курсында белем ала.
Казан аграр университетын тәмамлагач, 2012 елның августында Илнар Радик улы районга кайтып эшкә урнаша. Яшь белгеч хезмәттәшләре белән дә, җитәкчеләре белән дә уртак телне тиз таба. Агроном хезмәтен фән таләпләре нигезендә, заманча технологияләр буенча алып барырга ниятли ул.
–Яз – безнең өчен зур имтихан. Вакытында дым каплату эшләрен башкарырга, ашлама кертергә, орлыкларның сыйфатын тикшерергә, чәчүне оптималь срокларда үткәрергә – боларның һәркайсы белем дә, тәҗрибә дә сорый,–ди Илнар.
Билгеле, тәҗрибә кадәресе юк дәрәҗәсендә әле яшь белгечнең. Шуңа ул районда эшләүче өлкәнрәк коллегалары белән элемтәдә тора.
Илнар әйтүенчә, "Карга" отрядында 6253 гектар сөрү җирләре исәпләнә. Районыбызда иң зурлардан булган терлекчелек комплексы да бит шушы отрядта урнашкан.
–Комплекста асралучы терлекләрне тулысынча азыклы итү бурычы тора безнең алда. Шуңа күбрәк азык культуралары игәчәкбез. Көзеннән 1851 гектарда уҗым культуралары чәчеп калдырылды, шуның 1232 гектары көзге бодай, 416 гектары арыш һәм 204 гектары тритикале. Тагын 889 гектар печән җирләре бар… –дип сөйләп китә Илнар. Күренеп тора, үзенең яраткан эше турында ул сәгатьләр буе сөйләргә дә әзер.
Әле бит Илнар аспирантурада да укый, фәнни эш белән шөгыльләнә. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Рагат Минигаев җитәкчелегендә ул "Ресурс һәм энергия саклау технологияләре" дигән темага диссертация яза. Билгеле, мин аңардан фәнни эшенең асылы турында сораштым.
–Бүген ягулык материаллары, ашламалар һәм үсемлек химикатлары бигрәк кыйммәт бит. Җир эшкәртү ысулларын камилләштереп, мөмкин кадәр аз чыгымнар тотып сыйфатлы һәм мул уңыш алу – диссертациямнең нигезендә әнә шул ята,–дип сөйли Илнар.
–Диссертацияңне эшләп бетереп яклагач, алга нинди планнар корасың?
–Исән-имин диссертацияне яклагач та авылда эшләп калырга ниятем,–дип җавап бирә егет.–Өй салырга, гаилә корырга кирәк. Билгеле инде, алган белемнәремне практикада кулланып, тырышып эшләргә. Үземнең туган ягыма файда китерәсем, җирнең чын хуҗасы буласым килә.
Сер түгел, соңгы елларда авыл хуҗалыгы белемле яшь кадрларга зур кытлык кичерә. Безнең район хуҗалыкларына да яшь белгечләр бик кирәк. Ә бит хөкүмәтебез яшь белгечләр, аларның тормыш шартлары турында зур кайгыртучанлык күрсәтә. Әйтик, уку йортын тәмамлап авыл хуҗалыгына эшкә кайтып урнашкан белгечкә бер тапкыр 100 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтелә. Шулай ук яшь белгечләрнең айлык хезмәт хакына бер ел дәвамында 5 мең сум өстәмә түләү дә каралган. Аңлашыла ки, әлеге өстенлекләрдән файдаланучы яшь белгеч Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән төзелгән килешү нигезендә өч ел үз профиле буенча авыл хуҗалыгында эшләргә тиеш була.
Авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче белгечләрне, яшь гаиләләрне ташламалы шартларда тораклы итү программасы да инде байтактан эшләп килә. Әлеге программа нигезендә районыбызда йөзләгән гаиләләр субсидияләр алды, иркен зур өйләр салып керде.
Бүген районыбыз авыл хуҗалыгында 15 яшь белгеч хезмәт куя. Алар арасында агрономнар, ветеринария табиблары, икътисадчылар бар. Алар барысы да үзләренең тормышларын авыл белән бәйләрләр, районда төпләнеп калырлар дип ышанасы килә. Районыбызны тагын да үстерү, авылларыбызга җан өрү, тормышны матурайту, җанландыру өчен сезнең энергиягез, белемнәрегез, туган якны чын-чынлап яратуыгыз кирәк., яшь белгечләр!