Әлки районында 105 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

2021 елның 27 гыйнваре, чәршәмбе

РҮХ мәгълүматларына караганда, соңгы вакытта COVID-19 инфекциясе белән өч кеше авырган. Аларның берсе Республика клиник хастаханәсендә, икесе өйдә дәвалана.

Кызганычка каршы, пневмониядән өзлегүләр нәтиҗәсендә 17 кеше үлгән. Алар арасында өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә бар.

Коронавирус таралуга каршы тору буенча эшче төркемнең бүгенге утырышында Роспотребнадзорның баш белгеч-эксперты Алмас Абзалов әлеге мәкерле чирдән бары вакцинация ярдәмендә генә арынырга мөмкин, дип ассызыклады. Ул искәрткәнчә, элек дөньяда күп кенә кешеләрнең гомерен өзгән кызамык һәм чума кебек йогышлы авырулар бары тик вакцина ярдәмендә генә җиңеп чыккан. Бүген һәр кеше бер якта – прививка, икенче якта-куркыныч авыру икәнлеген аңларга тиеш. Нәрсәгә өстенлек бирергә, һәркем үзе сайлый.

Районда бүгенге көндә коронавирустан 105 кеше прививка ясаткан. Шуларның бишесе вакцинацияләүнең икенче этабы узды. Барысы да үзләрен яхшы хис итә.

Вакцинация медицина хезмәткәрләре күзәтүе астында һәм бушлай үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International