2021 елның 27 гыйнваре, чәршәмбе
Бу хакта район халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Алмаз Хәмитов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларына салымнар, җыемнар һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча пособие алучының бурычлары булганда, социаль ярдәмнең күп кенә чаралары 2021 елның 1 гыйнварыннан билгеләнми, ә инде билгеләнгән түләүне бирү туктатыла.
Әгәр 90 көн дәвамында гражданин дәүләт алдындагы бурычларын түләсә, социаль ярдәм чараларын бирү шундый билгеләнештәге мөрәҗәгать иткән көннән гамәлгә ашырыла.