Мәдрәсәле авыл булсак иде

2013 елның 3 апреле, чәршәмбе

Мәдрәсә Базарлы Матак авылы кешесе, тумышы белән Татар Мулла авылыннан булган Фаикъ абый Борһанов башлангычы һәм тырышлыгы, олы хезмәте белән күтәрелеп килә. Төп ярдәмчесе–улы Илназ һәм үз теләге белән булышучы райондашлары.

–Мәдрәсә төзү ансат эш түгел, районда беренче тапкыр мондый бина корыла, димәк, үрнәк алырга урын да юк. Икенче яктан, шулкадәр кирәкме икән безгә мәдрәсә? Сезне бу эшкә нәрсә этәрде, әллә кем дә булса шундыйрак киңәш бирдеме?–дип сорадым редакциягә үзе килеп кергән Фаикъ абыйдан.

–Түбән Кама районында кечкенә генә бер авыл бар, Яңа Чаллы дип атала. Кодаларыбыз шуннан безнең, кунакка баргалыйбыз. Андагы халыкның тырышып - тырмашып мәдрәсә салып ятуларын күргәч, бик сокландым үзләренә. Башыма уй килде – район үзәге булган Базарлы Матакта да төзеп куясы иде мәдрәсә, дим. Әйе, дин сабагы алырга теләүчеләр мәчеткә килә, шунда өйрәнә, укый. Әмма мәчетнең башлангычы бүтән, ул Аллаһыга дога кылу урыны. Шуңа да мәчет аерым булырга тиеш, дип уйладым. Шәүкәт мәчете янында матур урын да карап куйган идем,–дип җавап бирде ул.

–Теләгеңне, ниятеңне ничек тормышка ашыра башладың соң?

–Беренче эш итеп район башлыгы Фердинат Мидхәт улы Дәүләтшинга шушы җирне рәсмиләштерүдә ярдәм итүен сорап кердем, теләгемне әйттем. Ул хуплады. Шуннан улым белән эшкә керештек.

–Фаикъ абый, безнең илдә Конституция буенча дин дәүләттән аерылган бит.

Димәк, мәдрәсә төзүдә бюджет средстволарына исәп тотып булмаганны белгәнсеңдер. Үз көчеңә генә ышанып, ничек шундый зур эшкә алындың соң? Хәзер бит төзелешләр бик кыйммәткә төшә.

–Эшне тәвәккәлләп башларга гына кирәк, булышучылар табыла икән ул. Нигез казуга керешүгә үк яшь егетләр килде, көрәк алып казыштылар. Беркөнне Вафин Рәмис тукталды яныбызга, нәрсә белән булышыйм, дип тора. Җитмеш капчык цемент китерде безгә. Ком, таш, кирпеч калдыкларын мәчеткә йөрүче үсмерләр белән иске, җимерек биналардан җыеп кайттык. Шулай беренче елыбыз нигез корып үтте,–дип аңлатып бирде Фаикъ абый.

Икенче елның җәендә мәдрәсәнең стеналарын күтәрә башлыйлар алар. Тагын ярдәмче табыла –республика Дәүләт Советына үзебез сайлап куйган, игелекле гамәлләре белән барыбызга да таныш Фоат Вәлиев кирпеч белән булыша. Үткән җәйдә мәдрәсәнең стеналарын өеп бетерәләр. Ул өч катлы булыр дип торалар төзүчеләр. Подвалы да өч метр биеклектә икән, анда спорт залы һәм укучыларны кайнар азык белән тәэмин итү өчен кухня урнаштырырга дип планлаштыра Фаикъ абый.

Бинаның өченче катын каплау өчен плитәләрне "ПМК-Мелиорация" җитәкчесе Әнвәр Мәрдиев табыштырган. "Инструментлар" кибете хуҗасы Алмаз Зарипов көрәк-чиләк, "болгарка" яисә циркулярка кирәксә, гел бирә, 60 мең сум чамасы акча да китергән ул. Булышучылар арасында мәчеткә йөрүче бабайлар, Үргәгар мәчете имамы Нурулла ага, Шәүкәт мәчете имамы Салих ага, "Данил" кибете хуҗасы Дамир Әһлиуллин  да бар икән.

–Ләкин бу бик аз, әле акча күп кирәк булачак бит,–ди Фаикъ абый һәм санап китә:–хәзер менә түбәне җыясы, ишек-тәрәзәләр куясы, эчке эшләрен башкарып чыгасы бар. Бөтенесенә дә акча кирәк. Районда 29 мәчет бар, бишәр мең сум гына бирсәләр дә, ишек-тәрәзәгә җитәр иде. Район мөхтәсибәте булышмасмы, дип тә өметләнәбез әле.

Дөрес, үз көчләре белән төзеп чыгасына да ышана Фаикъ абый, аны бит гаиләсе, якыннары аңлый, игелекле эшкә тотынуын күреп тора. Кияве Риназ, каенесе Ришат, күршесе Радик, улы Илназ, хәтта оныгы Айназ да төзү эшләрендә гел катнашалар, ә тормыш иптәше Наилә апа өмәчеләргә ашарга әзерлисе булса, йөгереп йөри. Әмма Борһановлар көче белән генә бик озакка барачак төзелеш. Ә мәдрәсә бүген, хәзер кирәк, чөнки дини белемнәргә сусаган кешеләр бик күп, яшь буынны әхлаклы итеп тәрбияләүгә дә мәдрәсә әйтеп бетергесез зур өлеш кертер иде.

–Бина бер мәдрәсә өчен генә бик зур түгелме? Бәлки, биредә тагын нәрсәдер эшләп булыр иде,–дигән соравыма Фаикъ абый:

–Әгәр халык кирәксенсә, никахлашу бүлмәсе, мөселман киемнәре, китаплар сату өчен бер бүлмә биреп булыр иде. Әмма әлегә мәдрәсә итеп кенә күзаллыйбыз аны. Икенче катта класс бүлмәсе, өченчесендә җәйге лагерьга килүчеләр өчен йокы, яшәү урыны булыр, дип уйлыйбыз. Әмма бүгенге көндә төп бурыч – төзелешне тәмамлау,–дип җавап бирде.

Әйе, эш күп шул әле биредә, унҗиде тәрәзә генә куясы. Кыскасы, Базарлы Матакта мәдрәсә төзеп бетерү өчен әле шактый акча кирәк. Балаларыбыз дини белемнәрдән мәхрүм калмасын, дигән, бәлки, үзем дә шунда барырмын әле, дип уйлаган мөселманнарга үз өлешләрен кертү, иганәчелек гамәле кылу өчен бик уңайлы форсат бит бу. Әнә Фаикъ абый да әйтеп тора, һәр җомгада мәчеттә мәдрәсә төзелешенә әз генә ярдәм иткән кешегә дә исәнлек теләп дога кылалар икән.

–Булышырга теләүчеләр дә Шәүкәт мәчетенә килсеннәр, акчаларын анда калдырсыннар,–ди ул.

Ил төкерсә, күл була, дигән халык мәкале бар. Бу очракта бик тә уңышлы әйтем: берничә кирпеч алырлык кына акча бирсәк тә, быел мәдрәсә төзелеп бетәр иде, мөгаен.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International