ТР Прокуратурасы ялган дипломнар сату буенча сайтларны ябуны таләп итте

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

2021 елның 27 гыйнваре, чәршәмбе

ТР Прокуратурасы ялган дипломнар сату буенча сайтларны ябуны таләп итте, дип хәбәр итә ТР прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев. Әгерҗе районы прокуратурасы урта һәм югары белем турында ялган дипломнар сату буенча 4 сайтны ачыклады. Әлеге сайтларга керү челтәрнең барлык кулланучылары өчен дә ачык иде.

Мондый мәгълүматны урнаштыру сайт кулланучыларын, шул исәптән балигъ булмаганнарны да, РФ кануннарын бозуга этәрергә мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә прокуратура бу сайтлардагы мәгълүматны тыелган дип танысыннар өчен судка мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International