Иң шәп төзүчеләр бездә

2013 елның 3 апреле, чәршәмбе

28 мартта министрлыкта узган елда төзелеш эшләрен уңышлы алып барган предприятиеләрне бүләкләү тантанасы була. Бүләкләнүчеләр арасында  районыбызның "Строитель и К" төзелеш оешмасы (җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшин) дә бар. Әлеге коллектив төзүчеләре "Авыл клублары" республика программасы буенча салынган  иң әйбәт мәдәният объекты конкурсында җиңүче дип табылган. Бу югары бәягә төзүчеләребез узган ел Әхмәт авылында  күп функцияле үзәкне яхшы сыйфатлы итеп сафка бастырулары өчен ирешкән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International