"Парклар маршы" кабат башланды

2013 елның 3 апреле, чәршәмбе

Бөтен Россия күләмендә узучы әлеге акция  быел "Тыюлык табигатен  ышанычлы саклыйк" девизы астында үтә. Акциянең максаты – аерым сак астында булган табигать почмакларының экологик әһәмиятенә җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү, әлеге территорияләргә ярдәм күрсәтү, яшьләрдә табигатькә мәхәббәт, сак мөнәсәбәт тәрбияләү. Узган еллардагы кебек үк, Спас районында урнашкан "Спас" дәүләт табигать заказнигы акция кысаларында балалар рәсемнәренә һәм иҗади эшләренә, фоторәсемнәргә конкурслар игълан итә. Районыбыз мәктәпләре укучылары "Парклар маршы" акциясе бәйгеләрендә елның-елында катнашалар. Безнең балаларның эшләре иң әйбәтләр рәтенә кереп, "Урман дозоры" җыентыкларында да файдаланылды. Быел да яшьләребез акциядә актив катнашсын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International