Россия территориясендә ел саен туберкулез авыруы теркәлеп тора. Үткән елда безнең районда да аның 15 яңа очрагы теркәлде, берсе – 2 яшьлек бала. Яңа авыруларның бишесе – бацилла бүлеп чыгаручылар. Шушы авырудан үткән елда бер кеше вафат булды.
Үпкәләрне зарарлаучы куркыныч хроник авыру ул туберкулез. Аны туберкулез бациллалары бүлеп чыгаручы авыру кеше, шулай ук сыерлар-сарыклар тарата. Авыру сөйләшкәндә, төчкергәндә, йөткергәндә бациллалар бик күпләп чыгара, алар һава аша башкаларның сулыш юлына эләгә. Еш кына чирне авыру кулланган әйберләр – кием, савыт-саба, шәхси гигиена әйберләре аша да йоктырырга була. Авыру хайваннардан алынган азык-төлек, кайнатылмаган сөт продуктлары, йомырка кулланганда да йогарга мөмкин туберкулез.
Әмма һәркем дә авырмый аның белән, чөнки туберкулез таякчыгы, организмга эләгеп, бик озак вакыт безнең иммун системасы тарафыннан камалып тора. Әмма организм артык ару, стресслар, тиешенчә тукланмау, төрле авырулар, тәмәке тарту, аракыны күп эчү сәбәпле көчсезләнсә, туберкулез "баш калкытырга" мөмкин.
Мәкерле авыру ул туберкулез: башлангыч чорында кешене әллә ни борчымый, билгеләре дә сизелер-сизелмәс кенә. Әмма бик тиз ару, хәлсезлек, ашыйсы килмәү, ябыгу, бик нык тирләү (аеруча таң алдыннан), аз гына физик күнегүләрдән дә тын кысылу, тән температурасының гел 37,5 градуска кадәр күтәрелүе, какрыклы, кайчак канлы йөткерү кебек билгеләр күренсә, табибка мөрәҗәгать итеп, туберкулезга тикшерү үтәргә кирәк.
Вакытында ачыклап дәваламасаң, авыру көчәя, катлаулана, мондый очракта туберкулезны дәвалау кыенлаша, авыру кеше башкаларга да куркынычка әйләнә. Еш кына туберкулез берничә органны, мәсәлән, үпкәләрне, бөерне, умыртка баганасын, сидек һәм җенси органнарны зарарлый. Аның башка авырулар кыяфәтен алу яисә бөтенләй билгеләрсез узу очраклары да бар, шуңа күрә авыруны кисәтү һәм башлангыч чорында ачыклау бик мөһим. Моның өчен 15 яшьтән өлкәннәр 2 елга бер тапкыр флюорография каравы үтәргә тиешләр. Кечкенә балаларга Манту пробасы куела, яңа туган сабыйларга БЦЖ прививкасы ясала. Прививка ясалмаганнарга туберкулез йогу куркынычы бик зур.
Кайбер һөнәр ияләренә флюорографик карау үткәрү дә туберкулезны кисәтүнең мөһим чарасы булып тора. Болар азык-төлек, сәүдә, җәмәгать туклануы, коммуналь предприятиеләре, мәгариф һәм мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр хезмәткәрләре, терлекчеләр.
Үзвакытында ачыкланса, туберкулез дәвалап була торган авыру ул. Аннан саклану – һәркем эше. Сәламәт яшәү рәвешен сайлап, гигиена таләпләрен үтәп яшәгәндә, эш һәм яшәү шартларын яхшыртканда мәкерле авыру да чигенергә мәҗбүр була.