Халыкның хокукый белемнәре дәрәҗәсенең шактый түбән булуын искә алып, Татарстан Юстиция министрлыгы Россия юристлары ассоциациясенең республика төбәк бүлекчәсе белән берлектә авыл җирлегендә яшәүчеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтү өчен күчмә пункт булдырды. Ә Татарстан Президенты юристларга махсус автобус бирде.
Менә шушы пункт үткән пәнҗешәмбедә безнең районда эшләп китте. Татарстан Республикасының Юстиция, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре, Сәламәтлек саклау, Мәгариф һәм фән министрлыклары, Росреестр идарәсе, ТР буенча Федераль салым хезмәте, Пенсия фонды идарәсе, Адвокатлар палатасы һәм Нотариуслар палатасы белгечләре көне буе әлкилеләрне кабул итеп, сорауларына квалификацияле җаваплар бирделәр.
Башкала белгечләренә район хезмәткәрләре дә кушылды, бу күп кенә сораулар, мөрәҗәгатьләрне урында хәл итү мөмкинлеге бирде. Төшкә кадәр юристлар Әхмәттә эшләделәр, шул яктагы авыл җирлекләреннән килүчеләрне кабул иттеләр, аннары Хузангайга күченделәр. Биредә мәктәпнең зур спорт залында эшләү өчен бөтен шартлар тудырылган иде юристларга. Ә алар белән аралашырга теләгән авыл кешеләрен алып килүне җирлек советлары башлыклары оештырды.
Сораулар тормышның төрле өлкәләренә кагылды. Әйтик, Россия Федераль салым хезмәтенең 12 нче районара инспекциясе белгечләре Лилия Җиһаншина белән Наталья Голубевага салым бурычлары юкка чыгарылырмы, декларация компаниясе дәвам итәме, салымны вакытында түләмәүчеләргә нинди чаралар күрелә дигәнрәк сораулар бирделәр. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкиле Галина Паламарьга мөрәҗәгать итүчеләр, гемодиализга йөрүчеләрнең юл чыгымнарын каплау буенча ярдәм алып булмыймы; эшмәкәрлек эшчәнлеген оештыручыларга нинди субсидияләр тиеш, дип сорадылар. Адвокатлар коллегиясеннән килгән Гүзәл Ситдыйкова үзенә күбрәк кулланучылар хокукларын яклауга багышланган сораулар керүен әйтте. Ә Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте бүлеге начальнигы Альфред Хөснетдинов һәм аның урынбасары Гөлназ Сәгъдиева торак йортларны дача амнистиясе буенча теркәү, җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү кебек мәсьәләләр буенча белешмә бирделәр.
–Мин атнаның эш көннәрендә дә консультацияләрне бушлай бирәм. Бүген дә менә дистәгә якын сорауга ачыклык кертергә туры килде. Кешеләрне нигездә мирас алу, бүләк итү килешүләрен, васыятьләрне төзү тәртибе кызыксындыра,–диде нотариус Лилия Казанбаева. Ә Төзелеш һәм архитектура министрлыгы белгече Алсу Якупова кешеләрнең ана капиталын торак төзелешендә файдалану, социаль-мәдәни объектларны ремонтлау кебек сораулар борчуын әйтте.
Кыскасы, башкаладан килгән белгечләр һәм аларның райондагы коллегалары бик күпләргә үзләрен борчыган сорауларга җавап табарга ярдәм иттеләр ул көнне.