Татарстанда "Спутник V" вакцинасы белән тәэмин итү артачак

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2021 елның 28 гыйнвары,пәнҗешәмбе

Татарстанда халык соравы буенча «Спутник V» препараты белән тәэмин итүне арттырачаклар. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта хәбәр итте.

"Без тиздән җитәрлек күләмдә яңа партия алачакбыз - 70 мең доза тирәсе - һәм акрынлап китерелә торган препаратлар санын арттырачакбыз. Февральдә гомуми алганда 190 меңгә якын (доз) планлаштырыла ", - дип ачыклык кертте ул.

Галимова сүзләренә караганда, ил җитәкчелеге бу вакцинаны җитештерү темпларын арттыру буенча бурычлар куйган, димәк, бу регионнарга илтеп җиткерүдә дә чагылыш табачак.

“Вакцина җитмәүгә бәйле вәзгыять көтелгәнчә булды, <...> ихтыяҗдан чыгып, ул төгәлләнәчәк", — дип билгеләп үтте Галимова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International