2020 елда Ак Барс Банкта үзмәшгульләр өчен сервисларга ихтыяҗ ике тапкырга арткан

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2021 елның 28 гыйнвары,пәнҗешәмбе

2020 ел йомгаклары буенча Ак Барс Онлайн кушымта аша үзмәшгульләр үзмәшгульлек чекларын 4,5 тапкырга күбрәк рәсмиләштергән. Мобиль сервислар ярдәмендә Ак Барс Банк кушымтасында үзмәшгульләр хезмәтләре яңа базар шартларында күпкә үтемлерәк булды.

Мобиль сервислардан файдалану һәм ФСХ белән банк кушымтасы аша хезмәттәшлек итү өчен, теркәлгән үзмәшгуль кешеләргә банк бүлегенә һәм салым хезмәтенә барырга кирәкми — активация онлайн бара.

Клиентлар һөнәри эшчәнлектән кергән барлык табышларны кушымтада исәпкә алырга мөмкин, шул ук вакытта системага нинди дә булса конкрет картаны бәйләргә кирәкми, акчалар үзмәшгульлек счетына күчерелә. Әгәр үзмәшгуль акчаны картага түгел, ә башка ысул белән, әйтик, кулга алган икән, кирәкле сумманы «Минем сатуларым»бүлегендә кулдан өстәргә мөмкин.

Кушымтадагы барлык керемнәр өчен чек формалаштырырга һәм аны клиентларга теләсә нинди уңайлы ысул белән: мессенджер яки почта ярдәмендә җибәрергә мөмкин. Беренчедән, үзмәшгуль кем өчен чек төзергә кирәк икәнлеген сайлый- физик яки юридик зат. Әгәр дә ул чекны ялгышлык белән  формалаштырган яки клиентка акчаны кире кайтарырга туры килгән икән, аны гамәлдән чыгарырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International