Татарстанда социаль әһәмиятле азык-төлек продуктларына бәяләрне тоткарлауны дәвам итәчәкләр

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2021 елның 28 гыйнвары,пәнҗешәмбе

Татарстан кибетләрендә социаль әһәмияткә ия продуктларга бәяләр теркәлгән булып кала бирә. Моңа Федераль авыл хуҗалыгы министрлыгы, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм эре сәүдә челтәрләре вәкилләре арасында өч яклы килешү нигез булып тора. Бу хакта брифингта ТР Президенты матбугат секретаре Лилия Галимова сөйләде.

"Федераль авыл хуҗалыгы министрлыгы, республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм эре челтәрләр арасында имзаланган өч яклы килешү хокукый нигез булып тора. Әлеге килешү нигезендә берничә социаль әһәмиятле продукт бар, аларга кибетләрдәге бәяләрне тоткарлый торган бәяләр билгеләнгән», — дип сөйләде Галимова.

Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, Россия төбәкләре буенча хәзер тиешле тикшерүләр үткәрелә. Аларда прокуратура, монополиягә каршы федераль хезмәт һәм Сәнәгать министрлыгы катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International