Татарстанлыларга тарифның ТКХ өчен түләүдән нәрсә белән аерылуы турында искәрттеләр

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

2021 елның 29 гыйнваре, җомга

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләрдә гражданнар куллану күләменнән һәм тарифтан чыгып исәпләнелә торган түләүне күрә. 2020 елның декабрендә татарстанлылар алган ТКХ өчен зур счетлар тариф белән бәйле түгел. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде.

«Түләү формуладан чыгып исәпләнә. Формулада ике зурлык бар: бу тариф һәм күләмнең зурлыгы. Гражданин түләү өчен күргән сан-ул түләү. Бездә тариф ел уртасында үзгәрә. Агымдагы елның 1 июленнән тариф үзгәрә. Декабрь аенда тариф үзгәрмәде, бары декабрьдә генә ахыргы түләү артты. Гыйнвар аенда тариф элеккегечә калачак", - диде Фролов.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 1 июленнән Татарстан халкының күпчелеге өчен коммуналь хезмәтләргә тарифлар үсеше 4,4% тан артмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International