Әлки районы: Әхмәт авылы тимурчылары өлкәннәргә булышалар

2021 елның 31 гыйнвары, якшәмбе

2021 елның 31 гыйнваре, якшәмбе

Әхмәт төп мәктәбе укучылары быел тимурчылык эшен бигрәк тә нык җәелдереп җибәрде. Алар өлкән яшьтәге, ялгыз яшәүче авылдашларына йорт эшләрендә булышалар. Кар  көриләр, кирәк икән, утын ярып кертәләр, өйләрен җыештыралар.

Берүзе генә яшәүче, исәнлеге дә шәптән булмаган Заһидә апа Ситдикова янына да тимурчылар еш килә. Йорт-хуҗалык эшләрендә ярдәм кулы сузучы балаларга Заһидә апа  бик рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International