Беренче булып коронавирустан вакцина алачак Татарстан районнары аталды

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Коронавируслы вакцинаны ихтыяҗга карап, Татарстан Республикасы районнары буенча таратачаклар. Беренче чиратта прививканы көтү битендә язылучылар саны исәпкә алыначак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

«Ул эре шәһәрләр буенча, һичшиксез, зур көтү кәгазе тупланган районнар буенча бүленә, ягъни без районнарның ихтыяҗына карыйбыз. Абсолют саннарда түгел, ә яшәүче халык санына күчереп исәпләгәндә», — дип билгеләп үтте ул.

Спикер ассызыклаганча, республика халкына көтү битенә язылудан куркырга кирәкми, чөнки нәкъ менә ул вакцинага ихтыяҗны күрсәтә һәм аны оператив рәвештә бүләргә мөмкинлек бирә.

Элегрәк республика «Спутник V»коронавирусыннан яңа вакцина партиясен алды. Якын арада препаратны татарстан сырхауханәләре буенча таратачаклар. Бүген Татарстанда Covid-19 авыру тагын 86 кеше йоктырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International