2021 елның 2 феврале, сишәмбе
Әлеге предприятие ике районның 55 почта бүлекчәсен берләштерә. Кызганычка каршы, узган ел белгечләр булмау сәбәпле, Иске Камка почта бүлекчәсе эшен туктатты.
Бүген почта эше газета, журнал, хатлар тарату белән генә чикләнми. Почтальоннар өлкәннәргә пенсия бирәләр, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне кабул итәләр, кешеләр салымнар, штрафлар түли, хуҗалык товарлары сатып ала. Базарлы Матак, Карга, Иске Салман, Иске Алпар, Чуаш Кичүе һәм Юхмачы почта бүлекчәләре хезмәткәрләренең эшчәнлеген һәрвакыт уңай яктан билгеләп үтәләр.
Коллектив җыелышында «Әлки хәбәрләре»газетасы мөхәррире дә катнашты. Ул «Татмедиа» җәмгыяте филиалының Мактау грамоталарын һәм 2020 елда район газетасына язылуны уңышлы оештырган хат ташучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Түбән Әлки почта бүлеге начальнигы Алсу Гәрәева, Чуаш Кичүеннән Айгөл Гобәйдуллина, Каргалыдан почтальон Рамил Садыйков, Салманнан Николай Смирнов бүләкләр алдылар.