Әлки районында ЮХИДИ штрафлары буенча тугыз бурычлы кешегә карата материаллар судка җибәрелде

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Кызганычка каршы, кайберәүләр өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү гадәти күренеш булып тора. Штраф түләргә кирәклеге турында хат алгач, барысы да түләргә ашыкмый. Кемдер бу хакта ала онытырга, конвертны югалтырга яки башка сәбәп табарга мөмкин. Әмма, шуңа карамастан, административ штрафны вакытында, ягъни 60 көн эчендә түләмәү Административ хокук бозу дип санала. Моның өчен икеләтә күләмдә штраф салу яки 15 тәүлеккә кулга алу, яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә тарту каралган.

Гыйнвар аенда ЮХИДИ штрафлары буенча бурычлы ике кеше административ кулга алынган. Бер йөртүчегә карата административ эш туктатылды. Алты бурычлы кешегә карата материаллар судта карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International