2021 елның 2 феврале, сишәмбе
«ВостокЗернопродукт»отрядлары инде 630 тонна ашлама хәзерләгән. Район басуларына ашлама кертү өчен барлыгы 3 мең тонна кирәк булачак. Әлегә хуҗалыкларга аммиак селитрасы кайтаралар. Бу ашлама көзге культураларны иртә язда тукландыру өчен кирәк.
Әлегә һәр гектарга исәпләгәндә ашлама запасы 22,4 килограмм тәшкил итә.