Татарстанда күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивале узачак

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

19 февральдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучыларының республика фестиваленең йомгаклау туры һәм гала-концерты узачак.

Фестиваль түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- хореография;
- вокал;
- халык иҗаты.

Фестивальнең зона этабы 2021 елның 2 февралендә  Казан шәһәрендә, 4 февралендә Әлмәт шәһәрендә, 5 февралендә Чаллы шәһәрендә үткәрелә.

Фестивальгә кергән гаризаларның гомуми саны – 193 (2019 елда – 115);

Зона турларында катнашкан укучылар саны – 1120 (2019 елда – 1220) кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International