Татарстан синхрончылары командасы Казанда Россия беренчелегендә бронза медаль яулады

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Казанда Синхрон йөзү буенча юниорлар арасында ил беренчелеге тәмамланды, ярышларда Россиянең 15 регионыннан 400 гә якын спортчы катнашты. Бу хакта ТР синхрон йөзү федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстаннан ярышларда өч команда катнашты. Яр Чаллының «Дельфин» олимпия резервы спорт мәктәбе командасы синхрон йөзүнең яңа «акробатик төркем» дисциплинасында Мәскәү өлкәсе һәм Мәскәү спортчыларыннан гына калышып, өченче урынны алды.

Моннан тыш, Россия турниры нәтиҗәләре буенча 2021 елгы Европа һәм дөнья беренчелегендә катнашу өчен Россиянең юниорлар җыелма командасына сайлап алуның беренче этабы узды. Республикадан сигез спортчы катнашып, икенче турга спорт мастеры Анна Гордеева узды.

Синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Татьяна Покровская шулай ук ярышларда булды, анда җыелма команда резервы чыгышын карап,  мәктәптә тәрбияләнүчеләрнең әзерлеген бәяләде. ТР синхрон йөзү федерациясе президенты Александра Бабичева билгеләп үткәнчә, беренчелекне оештыру Россия синхрон йөзү федерациясе катнашучылары һәм коллегаларыннан иң югары бәя алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International