Әлки районы: Базарлы Матакта торучы Шәфигуллиннар гаиләсенә автокресло бүләк иттеләр

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспекторы полиция өлкән лейтенанты Ринас Җиһаншин һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең район профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Вәлиәхмәтова район үзәгеннән Шәфигуллиннар гаиләсенә балалар өчен махсус тотып торучы җайланма тапшырдылар. Яшь гаилә дүрт айлык бала тәрбияли.

 

«Бала – төп пассажир» акциясе республикада 26 гыйнвардан 7 февральгә кадәр үткәрелә. Аның максаты - балаларны автомобильләрдә йөрткәндә махсус тотып тору җайланмаларыннан файдалануны пропагандалау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International