2021 елның 3 феврале, чәршәмбе
2020 елда 2019 ел белән чвгыштырганда Татарстан төзелеш мәйданчыкларында хокук бозуларны 2,5 тапкырга кимрәк ачыклаганнар. Бу хакта ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хисап чорында инспекция хезмәткәрләре 3,8 мең тикшерү үткәргән, алар барышында хокук бозулар өчен 6,2 млн.сумлык 146 карар чыгарылган, ә 2019 елда штрафлар суммасы 15,5 млн. сумнан артык (364 карар) тәшкил иткән.
Тикшерү вакытында еш кына эшчеләр өчен махсус кием, махсус аяк киеме һәм төзелеш каскалары булмау, саклагыч яки иминият киртәләре булмау, 1000В га кадәр көчәнешле вакытлы электр челтәрләрен монтажлаганда һәм таратканда бозу, янгын куркынычсызлыгы һәм газ баллоннарын саклау таләпләрен үтәмәү кебек бозулар очрый. Хезмәткәрләр шулай ук биеклектә эшләгән вакытта саклау каешын да кимиләр.
Ведомствода хезмәт шартларына уңай йогынты ясаган берничә факторны атадылар. Шулай итеп, төзелешләрдә түбән квалификацияле кадрлар саны кимеде. Шулай ук эш бирүчеләр үз хезмәткәрләренең куркынычсызлыгын тәэмин итүгә аерым игътибар бирә башладылар — алар хезмәткәрләрне шәхси саклану чаралары белән тәэмин итәләр һәм кирәкле укулар уздыралар. Төзелеш объектында генподрядчы һәм техник заказчы тарафыннан хезмәт шартларының торышын контрольдә тоту гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, хезмәткәрләр үзләре дә үз сәламәтлекләренә игътибарлырак була башлады.