2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстанда авырулар аркасында махсус туклануга мохтаҗ мәктәп укучылары өчен махсус меню килештерелә. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Казанның 9 нчы гимназиясендә булуы вакытында билгеле булды.
«Хәзерге вакытта республиканың гомуми белем бирү оешмаларында укучыларның шикәр диабеты һәм целакиясе белән туклануын оештыру өчен ике атналык меню килештерелә», - дип сөйләделәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында.
Татарстанда 1 403 гомуми белем бирү оешмасы эшли. Балаларны тукландыру мәктәпләр белән дә (85%), чит оешмалар (15%) тарафыннан да оештырыла.