2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе
Олег Морозов Россия Дәүләт Думасы депутатлыгына узган елның сентябрендә тәкъдим ителгән иде. Бу якташыбыз Айрат Хәйруллинның фаҗигале үлеме белән бәйле рәвештә өстәмә сайлаулар игълан ителгәч булды. Олег Морозов тәҗрибәле депутат инде, чөнки күп тапкырлар РФ Дәүләт Думасына сайланды, ә соңгы биш елда Дәүләт Думасының Федерация Советында Татарстаннан сенатор булып торды.
Башта депутат эшмәкәрләр – бертуган Дамир һәм Альберт Шәһхетдиновларның сәнәгать мәйданчыгын карады. Эшмәкәрләр Олег Морозовка үзләренең җитештерү эшчәнлекләре, бизнес белән ничек шөгыльләнгәннәре турында сөйләделәр. Кунак лабораторияне, остаханәләрне, көнбагыш мае җитештерү заводын, орлык саклана торган складларны карады. Көнбагыш уңышыннан тупланган бик күп орлык запасын күреп сөенде Олег Морозов. Депутат шундый нык предприятие кора алган авыл эшмәкәрләренә югары бәя бирде.
Аннары Олег Морозов Базарлы Матак мәктәбенә бөтен районнан җыелган иң яхшы укучылар белән очрашты. Депутат буш кул белән килмәгән икән. Күп балалы гаиләләрдән булган биш укучыга үз акчасына сатып алынган планшетлар бүләк итте ул.
Пандемия безгә дистанцион укытуның җитешсезлекләрен, интернет белән бәйле проблемаларны күрсәтте. “Цифрлы икътисад” дәүләт проекты буенча мәктәпләргә югары тизлекле интернет кертелде. Билгеле, барлык ата-аналар да балаларын читтән торып укыту өчен планшет яисә компьютер сатып ала алмаска мөмкин. Ә бит һәр баланың белем алу өчен мөмкинлекләре булуын телибез, – дип фикере белән уртаклашты Олег Морозов.