Әлки районында мобиль комплекс табиблары өч атна эчендә 540 кешене кабул итте.

2021 елның 5 феврале, җомга

2021 елның 5 феврале, җомга

Әлки районында өч атна дәвамында мобиль поликлиника эшли. Автопоезд табиблары бу вакыт эчендә 540 кешене кабул итәргә өлгерделәр. Бу хакта «Әлки хәбәрләре»яза.

Базарлы Матак үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Одушкина хәбәр иткәнчә, бу атнада мобиль поликлиника Салман авыл җирлегендә һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләрне кабул итә, ә киләсе атнада Спас районына китәчәк.

Мобиль поликлиникалар республика халкына «Бердәм Россия»партиясе инициативасы буенча хезмәт күрсәтә. Авыл кешеләре РКХ белгечләре – кардиолог, невролог, эндокринолог, офтальмолог, онколог, гинеколог, кан тамырлары хирургы янында була алалар.

Төп максат-авыл халкын профилактик тикшерүләр белән тулысынча колачлау һәм авыруларны иртә стадиядә ачыклау. Сәламәтлек автопоездлары диспансерлаштыруның икенче этабын да үткәрәләр.

Базарлы Матак үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары Игорь Леонтьев сүзләренә караганда, Әлки районында да өлкән буын кешеләрен мобиль комплекска алып бару оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International