2021 елның 5 феврале, җомга
Татарстанда бензинга уртача куллану бәяләре 2021 елның 25 гыйнварыннан 4 февраленә кадәр арткан. АИ-92 нең литры 24 тиенгә кыйммәтләнде-42,66 сумнан 42,90 сумга кадәр, АИ-95 бәясе бер литры 46 сумнан 46,26 сумга кадәр артты, дип хәбәр итә Татарстанстат.
ТРда АИ-98 бәясе элеккечә калды: бер литры 53,35 сум. Дизель ягулыгының бәясе бер литры өчен 47,48 сумнан 47,68 сумга кадәр арткан.
Ягулыкка бәяләр арту икенче атна дәвам итә. Узган җомгада АИ-92 нең литры 12 тиенгә кыйммәтләнде, ә АИ-95 литрының бәясе 45,90 сумнан 46 сумга кадәр артты.