Бөтенроссия халык санын алуны кабат күчерделәр

2021 елның 5 феврале, җомга

2021 елның 5 феврале, җомга

Киеренке эпидситуация аркасында, РФ Хөкүмәте Бөтенроссия халык санын алуны апрельдән сентябрьгә күчерергә дигән карар кабул итте. Бу хакта Росстат җитәкчесе урынбасары Павел Смелов хәбәр итте, дип хәбәр итә «Известия».

Билгеләнгән вакытка Covid-19 белән вәзгыятьнең нормальләшүе көтелә. Моңа халыкны күпләп вакциналаштыру да ярдәм итә ала. Хәзер үк алшартлар күзәтелә — коронавирус белән зарарлану очракларының көн саен артуы акрынлап кими бара.

«Шуңа бәйле рәвештә 2021 елның сентябрендә иң куркынычсыз чорда Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү өчен „мөмкинлекләр тәрәзәсе“ буларак карала», — дип сөйләделәр Росстатта.

Өстәвенә, яңа сроклар БМО тарафыннан тәкъдим ителгән 2020 елгы раунд халык санын алу вакытына туры килә. Бу халыкара һәм милли дәрәҗәләрдә анализ ясау өчен алынган мәгълүматларның тиешле периодик һәм корректлылыгын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

Искәртеп узабыз, халык санын алуның төп этабы 2020 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр узарга тиеш иде, ләкин коронавирус пандемиясе аркасында аны язга-2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр чорга күчерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International