2021 елның 5 феврале, җомга
Узган ел Татарстанда күп функцияле үзәк 5,2 млн хезмәт күрсәткән. 2019 елда 4,8 млн. нан артык хезмәт күрсәтелгән. Бу хакта Татарстан Республикасында КФҮ директоры Ленара Мозаффарова ведомство киңәшмәсендә хәбәр итте.
Докладчы сүзләренә караганда, алты ел эчендә халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең саны 3,3 млн. нан арткан.
"Офислар тугызга артты, һәм бүгенге көндә республикадагы 60 филиалның һәрберсендә кирәкле барлык документларны да диярлек алу мөмкин булды», — дип өстәде ул.
Татарстанлылар КФҮгә инде бер йомыш белән генә түгел, ә «берьюлы берничә сорау белән»килә, дип ассызыклады Мозаффарова.
«Бу тормыш ситуациясенә бәйле хезмәтләр булырга мөмкин, мәсәлән, кияүгә чыгу. КФҮтә паспортны, машина йөртү хокукын, ИНН, СНИЛСны алыштырырга яки төрле өлкәләр буенча документлар рәсмиләштерүгә гариза бирергә мөмкин. Әйтик, күчемсез милекне рәсмиләштерү буенча хезмәт күрсәтүгә килергә һәм бер үк вакытта электромобиль өчен түләүсез стоянкага гариза бирергә кирәк", - дип аңлатты ул.
КФҮтә хезмәтләр бушлай күрсәтелә. Мөрәҗәгать итүче бары тик дәүләт тарафыннан билгеләнгән дәүләт пошлинасын гына түли.