Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация буенча консультанты Рафик Галләмов әйтүенчә, яңа техниканы күбесечә “Хузангай” җәмгыяте сатып алган. Җәмгыять автопаркы 11 яңа «КамАЗ» автомобиле, аларга 10 тагылма, «Туман» сиптергече, минераль ашламалар кертү өчен биш агрегат белән тулыланган. Моннан тыш, 11 миллион сумга азык тарату өчен үзйөрешле транспорт, «Казанка» су сиптерү системасының 15 берәмлеге, шулай ук 59 миллион сумлык башка тагылма агрегатлар сатып алынган.
Техник базаны «Яшь көч» җәмгыяте дә ныгыта алды. Хәзер хуҗалык кайчандыр арендага биргән кырларны да үз көче белән эшкәртә. Мәйданнарның артуы сәбәпле, берләшмә җитәкчелеге кыр эшләрен сыйфатлы һәм вакытында башкару өчен берьюлы дүрт чәчкеч сатып алды.
Сүз дә юк, авыл хуҗалыгы техникасы елдан-ел искерә. Тракторларның 56 проценты ун елдан артык файдаланыла. Шуңа күрә район хуҗалыклары киләчәктә дә техник базаны яңа машиналар, тракторлар, җиһазлар белән ныгытуны дәвам итәчәк.