Әлки районына бу көннәрдә "Спутник V" вакцинасының яңа партиясе кайтачак

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

Тагын 70 райондашыбыз яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясый алачак. Яңа партия килгәннән соң, медицина хезмәткәрләре халыкны вакцинациягә чакырачаклар. Бүгенге көндә көтү кәгазендә 42 кеше язылган. Прививка ясатырга теләүчеләр үзләренең участок терапевтына яки ФАП фельдшерына, шулай ук 8(84346) 2-08-59 номеры буенча поликлиникага мөрәҗәгать итә алалар.

Районның 15 кешесенә иртәгә вакцинаның икенче инъекциясен ясачаклар. Ә беренче биш медикның Covid-19га антитәнчекләр барлыкка килде инде. Алар моны махсус тест ясап тикшерә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International